26.04.2018 ел,пәнҗешәмбе
Бүген «Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиал белгечләре психолог-профконсультант Алсу Вылегжанина белән берлектә «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар. Чарада 8-11 класстан 105 укучы катнашты. Чара вакытында белгечләр укучыларга бүгенге көндә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр турында сөйләделәр, булачак һөнәреңне дөрес сайлауның мөһимлеге турында аңлаттылар: ул синең кызыксынуларга, мавыгуларга туры килергә дә тиеш, диделәр. Укучыларга шулай ук профессия сайлау максатыннан тест үтәргә дә тәкъдим ителде.